Татарстанда 200 мең укучы 24 фән буенча олимпиадаларның мәктәп этабында катнашачак

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

22 сентябрьдә Татарстанда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы ачыла. Бу этапта республикадан 200 меңгә якын укучы катнашыр дип көтелә. Бу хакта Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова хәбәр итте.

Исламова билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының 24 төп фәненнән тыш, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, рус булмаган белем бирү оешмалары укучылары өчен, шулай ук геология, Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча ярышлар узачак.

Олимпиада үзәге җитәкчесе билгеләп үткәнчә, узган уку елында Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабында Татарстанның 183 меңнән артык укучысы катнашкан, шуларның 46 меңнән артыгы җиңүче һәм призер булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International