Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова WorldSkills Russia милли җыелмасында катнашучылар белән очрашты.
22 сентябрьдә бөтен илдән 57 конкурсант Австриянең Грац шәһәренә юл тотачак. Беренчелек 2021 елның 22-26 сентябрендә узачак.
2022 елда җыелма команда катнашучылары Шанхайда (Кытай) узачак 46 нчы WorldSkills дөнья чемпионатына юл тотачак. 2023 елда Россия беренче тапкыр һөнәри осталык буенча Европа чемпионатын кабул итәчәк. EuroSkills St Petersburg 2023 16-20 август көннәрендә илнең төньяк башкаласында узачак.