Автошәһәрдә беренче сыйныфка баручы балаларга "Мәктәп еллары шулай башлана..." дип аталган бәйрәм үткәрделәр

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллыда гаилә коруына ярдәм итү үзәгендә беренче сыйныф укучылары өчен "Мәктәп еллары шулай башлана..." дип аталган бәйрәм чарасы узды. 

Бәйрәм программасына беренче сыйныф укучыларын хөрмәтләү, театральләштерелгән тамаша, әкият геройлары белән интерактив уеннар, конкурслар кертелгән иде. Балалар бик теләп акциядә катнаштылар, ата-аналар һәм артистлар белән бергә җырладылар һәм биеделәр. 

Бәйрәм ахырында яшь укучыларга мәктәп җыелмасы, туңдырма һәм аттракционнарга билет рәвешендә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International