Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең һөнәри берлеге ярдәмендә үткәрә.
«Кешене тәрбияләү» Бөтенроссия конкурсында барлык типтагы мәгариф оешмаларыннан педагоглар һәм иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнаша ала. Моның өчен конкурсның рәсми сайтында теркәлергә һәм анда үзенең портфолиосын урнаштырырга кирәк.
Конкурс өч категориядә үткәрелә, аларның һәркайсы берничә номинациядән тора. Конкурсның беренче (читтән торып) этабы 10 октябрьдә төгәлләнәчәк, икенче (финал) этабы агымдагы елның ноябрь – декабрь айларында узачак.
Җиңүчеләрне төрле типтагы белем бирү оешмалары, иҗтимагый берләшмәләр һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләреннән торган эксперт советы билгеләячәк.