3-11 сыйныф укучылары CASE-IN Халыкара инженерлык чемпионатының көзге мәктәп лигасы Кубогында катнашырга чакырыла

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

2021 елның сентябреннән декабренә кадәр «CASE-IN» Халыкара инженерлык чемпионатының мәктәп лигасы Кубогы узачак. Бу 3-11 сыйныф укучыларының инженерлык кейсларын хәл итүдә һәм техник җайланма, рәсем, макет яки эссе булдыруда команда ярышы. Чара Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Мәктәп лигасының көзге Кубогы ике юнәлеш буенча уза: «Кейс чишү» һәм «Инженерлык чишелешләре конкурсы». Мәктәп лигасы финалистлары һәм җиңүчеләре илнең алдынгы югары уку йортларына кергәндә БДИга өстәмә баллар гарантияли торган сертификатлар һәм дипломнар алалар. Укучылар шулай ук әйдәп баручы Бөтенроссия балалар үзәкләренең профильле сменаларына чакырылачак, җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр алачак.

Чемпионатны уздыру шартлары һәм чарада катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүмат-проектның рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International