«Кама Артегы» н яңарту нәтиҗәсендә, бер сменада өстәмә рәвештә 215 бала кабул итә ала, ә тулаем алганда, бер сменада төрле яшьтәге 400 дән артык бала ял итә ала.
Татарстанда балалар өчен җәйге ялның яңа мөмкинлекләре балалар сәламәтләндерү лагерьларын яңарту программасын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килә. Яңартылган «Кама Артегы» зур комплексының бер өлеше булган "Зәңгәр күл" лагерында йокы бүлмәләре, санитария бүлмәләре ремонтланды, яшүсмерләр өчен якты креатив урыннар барлыкка килде.