Ростов-на-Дону илнең барлык төбәкләреннән «Россия Ел укытучысы – 2021» Бөтенроссия конкурсының 85 финалистын кабул итәргә әзер. Ачылу тантанасы 25 сентябрьдә булачак.
Конкурс һәм белем бирү чаралары 11-нче лицей, «IT – куб» балалар цифрлы белем бирү үзәге, Ростов музыка театры һәм «Россия-минем тарихым» тарихи паркы мәйданчыкларында узачак.
"Россиянең Ел укытучысы" – һөнәри осталык конкурсы гына түгел. Укытучы һөнәрен популярлаштыру системалы характерда бара, чөнки укытучының бурычы белем бирүдә генә түгел, ә балаларны тәрбияләүдә, үстерүдә һәм алар белән аралашуда да», – дип билгеләп үтте Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.