Татарстанлылар Анзор Музаевка сораулар бирә алалар. Очрашуның темалары-БДИ һәм ДИА-9, Бөтенроссия тикшерү эшләре, белем бирү сыйфатын тикшерү, вузларны аккредитацияләүнең яңа системасы һ.б.
Анзор Музаев белән очрашу 14 октябрьдә 10:00 сәгатьтә узачак.
Рособрнадзор җитәкчесе һәм ведомство белгечләре БДИ һәм ДЙА-9, Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР), белем бирү сыйфатын халыкара һәм милли тикшеренүләр, мәктәпләрдә контроль эшләр саны, вузларны аккредитацияләүнең яңа системасы һәм башка актуаль темаларга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Очрашу барышында регионнардан турыдан-туры тоташтыру планлаштырыла.