Экспедиция составына кыз «Белем ледоколы» Бөтенроссия конкурсында җиңүче буларак эләгә.
Вахитов районының 96-нчы номерлы гимназиясенең 11-нче сыйныф укучысы Эрика Власова бу җәйдә ярымшарның иң төньяк өлешенә экспедиция ясады. «Җиңүнең 50 еллыгы» атомоходы бортында Татарстан башкаласыннан килгән укучы илнең 80 сәләтле баласы белән Төньяк Полюста булып кайтты.
Мәктәп укучысы белдергәнчә, моңа кадәр ул бары тик фән олимпиадаларында һәм конференцияләрдә генә катнашкан. Узган елның октябрендә ул «Белем ледоколы» конкурсына гариза биргән. Ул ике этаптан торган. Әлеге этаптан соң 100 финалист сайлап алынган, һәм Эрика әлеге исемлеккә керә алган.