Чараның икенче көненең төп мәйданында чыгыш ясаганда, Сергей Кириенко билгеләп үткәнчә, ил җитәкчелегенең бурычы — яшьләр вәкилләренең проектларын тормышка ашыру өчен күбрәк мөмкинлекләр булдыру.
„Россия — мөмкинлекләр иле“ дигән зур платформа безнең ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган, ул һәр кеше үзен, үз талантын тормышка ашыра алсын өчен билгеләнгән. Безнең бу платформада 26 проект эшләп килә", - дип ассызыклады Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары.