Татарстан укучылары һәм студентлары электричкаларда йөрү өчен мобиль кушымта аша ташламалы билетлар рәсмиләштерә алалар

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан укучылары һәм студентлары хәзер «РТЮ пассажирларга» мобиль кушымтасы аша шәһәр яны поездларына билетлар сатып ала алалар.

Мондый мөмкинлекне Шәһәр яны тимер юл элемтәсендә пассажирлар йөртүче 7 шәһәр яны пассажир компаниясе бирә. 

Уку елы дәвамында мобиль кушымта аша 50% ташлама белән билетлар сатып алу өчен мәктәп укучыларына һәм студентларга уку чорына бер тапкыр (укучылар тарафыннан мәктәп белешмәләре һәм студентлар билетлары яңадан рәсмиләштерелгән очракта) шәһәр яны кассасында шәхси мәгълүматларны раслау процедурасын узарга кирәк. Моның өчен кассирга шәхесне раслаучы һәм ташламалы йөрү хокукын раслаучы документлар күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International