Татарстанда "Зур этнографик диктант-2021" акциясе узачак

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

"Халыклар күп – ил бер!" - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе узачак. Акция Бердәм чорда – 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр www.miretno.ru сайтында онлайн-форматта уздырыла, бу традиция буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.

Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә генә түгел, ә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә юнәлтергә дә мөмкинлек бирәчәк.

Диктантта Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International