Россия Мәгариф министрлыгы үткәрә торган «Россия Ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсының сайлап алу этабына йомгак ясалды.
Портфолио һәм онлайн-тест өчен максималь баллар җыйган 30 кеше финалда катнашты. Финал сынаулары 5 октябрьдә Мәскәү өлкәсендә старт ала.
«Россия Ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсының финалистлары 21 регион вәкилләре булды. Алар арасында Татарстаннан ике гомуми белем бирү учреждениесе директоры бар. Болар - "Иннополис лицее" директоры Надежда Сулимова, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе директоры Алия Шәймөхәммәтова.