2009 нчы елның 1 нче мартыннан 25 нче мартына кадәр Казан шәһәрендә «Язгы шаяртулар-2009» балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваленең халыкара конкурсы узачак.Коллективта катнашучылар яше 9 яшьтән алып 25 яшькә кадәр.
Автоном уку-укыту учрежденияләрен барлыкка китерү тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен бу көннәрдә Татарстан башкаласына Ульяновск шәһәре делегациясе буларак шәһәр мэры урынбасары Мельников И.И. һәм Мәгариф идарәсе начальнигы Соломенко Л.Д. килеп киттеләр.
2009 нчы елның 22 нче гыйнварыннан 11 нче февральгә кадәр Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм белем сыйфаты мониторингының республика үзәге тарафыннан муниципаль координаторлар, чит телләр укытучылары өчен 2009 нчы елда узачак бердәм дәүләт имтиханнары һәм бердәм республика имтиханнарына әзерлек сораулары буенча зональ семинар- совещанияләр узачак.
2009 нчы елның 15 нче гыйнварыннан 19 нчы гыйнварга кадәр физик тәрбия фәне буенча Ботенроссия олимпиадасының региональ этабы узды. Олимпиаданың максаты: физик тәрбия фәнен укытуны камилләштерү, укучыларның белемен үстерү hәм мәгариф системасының дәрәҗәсен күтәрү, интеллектуаль потенциалны формалаштыру, укучылар арасыннан сәләтлеләрен аерып алу һәм тәрбияләү.
2009 нчы елда узачак Бердәм дәүләт имтиханынның тапшыру тәртибе Рәсәй Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән Юстиция министрлыгы тарафыннан расланылды.
"Урта гомумбелем бирүнең төп программаларын үзләштергән укучылар белән үткәреләчәк дәүләт (йомгаклау) аттестациясенең формалары һәм уздыру тәртибе” положениясе Рәсәй Федерациясенең юстиция министрлыгы хуплавыннан соң кулланылышка керде.
2009 нчы елның 16 нчы февраленнән 18 нче февральгә кадәр Казан шәһәрендә “Өстәмә белем бирү чаралары ярдәмендә конкурентлыкка сәләтле шәхес формалаштыру” фәнни-практик конференциясе узачак.
2009 нчы елның 15 нче гыйнварыннан 14 нче февральгә кадәр “Тарансформер-2009” конкурсының I этабына һәм “Педагогик Олимп-2009” ның II этабына иҗади конкурс эшләре кабул ителәчәк.
2009 нчы елның 15 нче гыйнварыннан 19 гыйнварына кадәр “Регина” кунакханә комплексының ( Петровский п.) базасында физик тәрбия фәне буенча олимпиада узачак. Программаның практик өлеше сынауларын үтәү өчен укучыларны Казан шәһәренең төрле спорт объектларына алып барачаклар (ТДГПУның спорт залы, Казан шәһәренең үзәк стадионы).
Бердәм дәүләт имтиханнарының информацион ярдәм күрсәтү официаль порталында дәүләт аккредитациясе булган югары уку йортының төрле белгечлекләр буенча мәҗбүри сынау имтиханнары исемлеге күрсәтелгән.