Татарстан Республикасы Хөкүмәте Мәгариф һәм Фән министрлыгы эшчәнлегенең барлык юнәлешләре үсешенә традицион рәвештә финанс ресурслары белән булышлыгын дәвам итәчәк. Бу турыда 12нче гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы уздырган йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
2009 елның 12 гыйнваренда 15 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясе булачак. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Н.М.Вәлиев, ТР Мәгариф идарәсе бүлекләре җитәкчеләре, белем бирү оешмалары директорлары катнашачак.
2009 елның 10-14 гыйнваренда “Байтик” компьютер лагере җирлегендә ТР мәктәп-бизнес компанияләренең 1Х Республика слетына әзерләнү өчен укыту семинары булачак.
Кадерле хезмәттәшләр! Хөрмәтле ветераннар!
Сезне, гаиләгезне, туганнарыгызны, якыннарыгызны якынлашып килүче бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм. Барыгызга да исәнлек-саулык, киләчәккә якты ышаныч, иҗади уңышлар, тыныч тормыш телим.
2008 елның 23 декабрендә Тәтеш укытучылар әзерләү училищесы җирлегендә «Укыту фәннәрен берләштерү шартларында урта махсус уку йортларында укытуны мәгълүматлаштыру һәм компьютерлаштыру» исеме астында Республика практик семинары булып узды.
2008 елның 23-24 декабрендә Яр Чаллы балалар йорты җирлегендә “Балалар йортларында тәрбия киңлеген үстерү. Проблемалар һәм аларга заманча якын килү” исеме астында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балаларны укыту оешмалары җитәкчеләренең Республика семинар-практикумы узды.
Бер көн элек Казанда Татарстан Республикасы талантлы яшьләренең иң алдынгы вәкилләрен бүләкләү йоласы уздырылды. Бәйрәмдә ТР вице-премьеры Равил Моратов катнашты.
2008 елның 4-7 декабрендә мәктәп укучылары өчен 9 гомуми белем фәннәре буенча КДУ фәннәр олимпиадаларының II ачык Интернет-туры үтте. Бу турда якынча 10000 укучы Татарстан Республикасының барлык район һәм шәһәрләреннән диярлек, шулай ук Россия Федерациясенең 13 регионыннан катнашты.
18 декабрьдә Әлмәт физкультура укытучылары әзерләү техникумы җирлегендә “Студент яшьләр мохитында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда һәм наркоманиягә, тәмәке тартуга, эчкечелеккә каршы физкультура, спорт, туризм” исеме астында Республика студентлар фәнни-практик конференциясе булып узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә директорлар советы һәм ТР Көньяк-көнчыгыш регионнары уку йортлары конференцияне оештыручылар булып санала.
Бүген 6 номерлы кадетлар интернат-мәктәбе җирлегендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзлары комитеты белән берлектә коллегия утырышы булды.