Татарстан Министрлар Кабинеты 2022 елга балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләмен билгеләде

2021 елның 24 сентябре, җомга

Татарстан Министрлар Кабинеты киләсе елга балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләмен билгеләде. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Айлык түләүгә мәктәпкәчә оешманың эш көне сәгате, балаларның яше һәм аларның төркемдәге саны йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International