Рус география җәмгыяте Географик диктант - 2021 үткәрү датасын күчерү турында игълан итә. Россия Президенты, РГО Попечительләр Советы Рәисе Владимир Путин инициаторы булган масштаблы халыкара агарту акциясе 14 ноябрьдә узачак.
Хәзерге вакытта dictant.rgo.ru сайтында Геодиктант мәйданчыкларын теркәү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, аны һәр теләгән Россия һәм чит ил оешмалары — мәктәпләр, университетлар, китапханәләр, музейлар, милли парклар һәм башкалар оештыра ала.