«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Ворлдскиллс DigitalSkills стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә чемпионатта җиңүчеләрне атаячаклар

2021 елның 24 сентябре, җомга

24 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара мәгълүмат үзәгендә Ворлдскиллс DigitalSkills стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә III тармак чемпионатында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.

Ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин катнашачак.

Чемпионат Казанда 21-23 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге базасында узды. Цифрлы һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 35 компетенция буенча һөнәри осталыкта Россиянең 29 шәһәреннән 289 конкурсант ярышты.

Чемпионатта алтын медальләр өчен Татарстаннан 53 катнашучы һәм 42 эксперт көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International