Иртәгә ил педагоглары өчен елның иң масштаблы вакыйгасы – «Россия Ел укытучысы – 2021» Бөтенроссия конкурсының федераль этабы старт ала

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Конкурс сынаулары, очрашулар һәм мастер-класслар, педагогик талантны күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу, күп сәгатьлек эфирлар һәм илнең иң яхшы укытучысын билгеләү – болар барысы да һәм башка бик күпләрне илнең 85 төбәгеннән килгән катнашучыларны көтә.

Мәскәү вакыты белән 19 сәгатьтә Ростов дәүләт музыка театры сәхнәсендә конкурсны ачу тантанасы трансляциясе башланачак.

Ярышлар барышын сайтта күзәтеп торырга мөмкин https://teacherofrussia.ru/

Ил укытучыларының төп һөнәри ярышын ачуны карамый калмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International