Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез – тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Мәктәпкәчә чор – бала тормышында аеруча мөһим һәм җаваплы вакыт. Һәр баланың имин балачагы һәм киләчәк язмышы аңа тәрбия бирүчеләрнең зирәклегенә, сабырлыгына, баланың эчке дөньясына игътибарына бәйле.
Тәрбияче булу – җаваплы, авыр һәм бәяләп бетергесез хезмәт. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә балаларда характер нигезләре салына, шәхес формалаша, талантлар ачыла. Көн саен сез сабыйларга игътибар, кайгыртучанлык һәм җылылык бүләк итәсез. Сезнең ярдәм белән алар дөнья белән танышалар, җәмгыятьтә яшәргә һәм аралашырга өйрәнәләр.
Республикабызның балалар бакчаларында 59 меңнән артык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре эшли, шуларның 22 меңе – педагогик хезмәткәр.
Балалар бакчаларында кече тәрбияче һәм башка хезмәткәрләрнең хезмәте аеруча зур хөрмәткә лаек. Педагогик хезмәт ветераннары адресына да бик күп җылы рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, пешекчеләр –балалар бакчаларындагы барлык хезмәткәрләр! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар, муллык һәм иминлек телим!
Белешмә өчен: Республиканың мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында барлыгы 22 782 педагогик хезмәткәр, 17 591 тәрбияче, 924 өлкән тәрбияче, 1 463 музыка җитәкчесе, 710 физкультура инструкторы, 150 укытучы-логопед, 164 укытучы-дефектолог эшли.