Татарстанда укытучыларны аттестацияләү темасы буенча фикер алыштылар

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

24 сентябрь көнне Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә 2021-2022 уку елында педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы трансформация үзәгенең электрон белем бирү секторы мөдире Б.Ф. Габдрахманов, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре, эксперт һәм аттестация комиссиясе секретарьлары һәм әгъзалары катнашты.

Киңәшмәдә 2020-2021 уку елында аттестация үткәрү нәтиҗәләре каралды, агымдагы уку елына максатлар һәм бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International