Татарстанда барлык белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча план 90% ка үтәлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында шимбә киңәшмәсендә республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләп үттеләр.

Республикада социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча 27 программа гамәлгә ашырыла, аңа 3,5 мең объект керә. Программаның финанс күләме 23 млрд сумнан артып китә.

413 объект мәгариф өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган өч программага керә. Монда 1% - тан кимрәк эш башкарасы калган. 10 коррекцион һәм 33 муниципаль мәктәптә план буенча барлык эшләр дә тәмамланган, 116 функциональ зона ремонтланган, дүрт мәгариф учреждениесендә уңайлы мохит оештыру буенча планлаштырылган барлык чаралар да үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International