Рөстәм Миңнеханов: "Иң мөһиме-мәгариф учреждениеләре дистанцион укуга күчмәсен"

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф учреждениеләре һәм республика Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегенә дистанцион укуга күчүне булдырмас өчен Covid-19 профилактика һәм контроль чараларының үтәлешен катгый контрольдә тотарга кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бернинди онлайн-системалар да традицион укыту формаларын алыштыра алмый. Дистанцион форматта белем бирүнең сыйфаты зыян күрә, шуңа күрә укучыларның "дистантка" күчүләренә юл куймаска кирәк. Моның өчен Президент уку йортларында эпидемиягә каршы чараларны катгыйландырырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International