24 гомуми белем бирү фәннәре буенча олимпиада биремнәрен үтәүдә үз көчләрен 4-11 нче сыйныф укучылары, ә иң кечкенә укучылар рус теле һәм математика буенча олимпиадаларда сынап карый алачак.
16 сентябрьдән 26 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе белем бирү учреждениеләрендә кайнар туклануны оештыру һәм аның сыйфаты мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирде.
Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятендә инвалидлыгы булган кешеләр арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның региональ сайлап алу этабы уза.
"Мәгариф” милли проекты кысаларында Татарстанда «Заманча мәктәп» төбәк проекты эшли, аның нигезендә быел мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәгарифкә ярдәм итү программасы гамәлгә ашырылды.⠀
16 сентябрьдән Татарстанның Кама Тамагы районында белем бирү оешмаларын планлы тикшерү башланды. Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә җәлеп ителгән 19 эксперт муниципаль районга бардылар.
"Яндекс" Россия югары уку йортлары һәм региональ квалификация күтәрү институтлары белән бергә "Мин укытучы" яңа программасын башлап җибәрә. Өч ел эчендә анда 500 меңгә якын педагогика вузы укытучысы һәм студенты катнашачак.
ИУЭФ экологлары җыйган белешмәләр Абхазия Республикасының дәүләт су кадастрын булдыру өчен нигез булачак.
Форумда Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы галимнәре, белгечләре, шулай ук дөньяның төрле илләреннән килгән студентлар һәм аспирантлар катнашачак.
Татарстанда «Иң яхшы мәктәп директоры-2019» республика конкурсы тәмамланды, Яр Чаллының 26нчы гимназиясе директоры Андрей Сальников абсолют җиңүче булды. Ул 225 мең сум күләмендә грантка лаек булды.
«Россия ел укытучысы – 2019» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы программасы басылып чыкты. Быел 30-нчы юбилей конкурсын Грозный шәһәре-Чечен Республикасының башкаласы кабул итә.