Татарстанда «Иң яхшы мәктәп директоры-2019» республика конкурсы тәмамланды, Яр Чаллының 26нчы гимназиясе директоры Андрей Сальников абсолют җиңүче булды. Ул 225 мең сум күләмендә грантка лаек булды.
Конкурста Әгерҗе, Арча, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Мөслим, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Чистай районнарыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 36 директор катнашты.