Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» (Знание) җәмгыяте тарафыннан оештырылган ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 29 майга кадәр тапшырырга мөмкин.
Конкурста катнашучылар өчен MAX мессенджерында гаризалар әзерләүгә һәм «Электрон бюджет» системасы белән эшләүгә багышланган вебинарлар сериясе оештырылды. Тулырак мәгълүмат MAX мессенджерындагы конкурс каналында урнаштырылган.
Җиңүчеләр 200 меңнән 2 миллион сумга кадәр премияләр алачак һәм үз инициативаларын 2026 елның ноябрь уртасына кадәр гамәлгә ашырачак.
Үткәрү даталары: 26 февраль – 30 июнь.
Үткәрү форматы: онлайн.