14 майда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан Республикасының мәгариф министры Духами Эльзейн Хагр Мөхәммәд җитәкчелегендәге делегация белән очрашу узды.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы һәм Судан Республикасы университетлары арасында мәгариф өлкәсендә урнаштырылган хезмәттәшлек, аерым алганда, студентлар һәм профессор-укытучылар составы белән алмашу турында сөйләде.
Делегация Татарстанның югары белем бирү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм гамәли юнәлешен югары бәяләде.