14 майда Казанның Совет районы 93 нче гимназиясе базасында славян язмасы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXIII Республика Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Быел укуларда Татарстанның 31 муниципаль районыннан, шулай ук Казан һәм Санкт-Петербургтан 600 кеше катнашты, алар 4–11 сыйныф укучылары һәм укытучылар. Көндезге этапка 280 кеше, шулай ук «Этноспорт» дигән яңа секциягә иҗат коллективлары һәм спорт командалары чакырылды.
Укуларның төп максаты — яшьләрнең рухи кыйммәтләргә, рус мәдәнияте традицияләренә һәм теленә карата кызыксынуын үстерү. Катнашучылар төрле юнәлешләр, шул исәптән тел белеме, рус әдәбияты, туган якны өйрәнү, Бөек Ватан сугышы тарихы, этноспорт буенча үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.