Ямаширмәнең «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» конкурсына нәтиҗә ясалды

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында Биектау районы Ямаширмә авылының «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» республика конкурсының йомгаклау чарасы узды. Оештыручылар - Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте.

Чара тәрбияче һөнәренең абруен күтәрүгә, тәрбиячеләр һәм укытучылар хезмәтенең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән, бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында «Укытучылар һәм остазлар» федераль проектының төп бурычларының берсе булып тора.

Конкурска 300 гә якын гариза килгән. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 23 тәрбияче финалга чыкты. Йомгаклау этабында Арча, Саба, Балтач, Теләче, Питрәч, Әгерҗе, Биектау районнарыннан һәм Казан шәһәреннән тәрбиячеләр катнашты. Аларның барысы да иң милли тәрбияче исеме һәм конкурсның Гран-прие өчен көрәштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International