ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

Бүген, 14нче марта, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстанда һөнәри белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча көллият һәм техникум җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрәчәк.

16нчы мартта  Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге  Татарстан кадетлар корпусы базасында яшь армиячеләр арасында хәрби-спорт әзерлеге буенча ярышлар узачак.

2019 елның 29нчы мартында Казан федераль университеты беренче тапкыр «Фән 0+» Бөтенроссия фән фестиваленә кушылачак. Казан фестивальне үткәрү өчен 80 мәйданчыкның берсе булачак.

Татарстанда 11нче марттан 15нче мартка кадәр «Ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» бәйгеләренең финал сынаулары уза.

20 – 21нче мартта Әлмәт политехника техникумы базасында урта һөнәри белем бирүнең эреләндерелгән төркеме "Информатика һәм исәпләү техникасы" буенча укучыларның һөнәри осталык бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узачак. Әлеге төркемгә урта звено белгечләрен әзерләү буенча биш белгеч керә.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12 – 15нче мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы экспертлар советы тарафыннан "2018 елда төбәк инновацион мәйданчыкларын булдыру һәм аңа ярдәм итү” грантына ия булган белем бирү оешмалары алдында ачык тыңлаулар уздырыла.

Татарстанның  тугызынчы сыйныфның 477 укучысы резерв көнендә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшырды.

КНИТУ инженерлык компьютер графикасы һәм автоматлаштырылган проектлау кафедрасы базасында "CAD инженерлык дизайны” компетенциясе буенча Россия милли җыелма командасының киңәйтелгән өйрәнүләре уза. Аның тренеры - Нефть һәм нефть химиясе факультеты студенты, EuroSkills 2018 Европа эшче һөнәрләр чемпионаты җиңүчесе Альберт Минеев.

Анда Россия, Белоруссия, Казахстан, Украина, Болгария шәһәрләреннән 400дән артык укучы катнашты.

Тоталь диктантка әзерлек буенча махсус онлайн-курслар эшли башлады. Катнашучылар 13нче апрельдә кирәк булачак рус теленең иң четерекле орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен кабатлаячаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International