17нче мартта Уфада химия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы ачылды. Бу масштаблы интеллектуаль ярышларның берсе, анда ел саен 1 миллионнан артык укучы, шулай ук педагоглар, фәнни хезмәткәрләр, төрле дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша. Олимпиаданы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра. Быел олимпиаданы Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Башкорт дәүләт университеты кабул итә.
Байлар Сабасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары Спартакиадасының 2018-2019нчы уку елы чаңгы узышлары финалы узды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2018 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Парламентарийларга әлеге мәсьәләләрне анализлаучы Министрлар Кабинеты доклады тәкъдим ителде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, эшлекле дүшәмбедә катнашучыларга Яр Чаллыда гаилә һәм балачак институтына ярдәм итү йөзеннән үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, «2014 - 2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 18 - 27 мартында Татарстан Республикасыннан читтә татар телен саклау һәм үстерү буенча галимнәр, мәгариф оешмалары һәм иҗтимагый оешмалар инициативаларын яклау буенча грантлар бирү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
16нчы мартта Түбән Камада Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы базасында яшь армиячеләр арасында хәрби-спорт әзерлеге буенча ярышлар узды.
2019 елгы бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча консультацияләр сериясен информатика буенча видеоролик дәвам итә. Анда педагогик үлчәүләр федераль институты белгечләре һәм мәктәп укытучылары имтиханнарга ничек яхшырак әзерләнүләре һәм биремнәрне хәл иткәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
223 техникум һәм көллият студентлары 2019 елда WorldSkills стандартлары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырачаклар, дип хәбәр итә WorldSkills Russia Союзы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС.
Казанда респбуликаның иң яхшы укытучыларының исемнәрен игълан иттеләр. 2нче интернат-лицей мөгаллиме Наил Мирсәетов «Татарстанның ел укытучысы-2019» һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе булды. Ул моңа кадәр «Казан шәһәренең ел укытучысы-2019» исеменә лаек булган иде.
Казанда «Ел тәрбиячесе-2019» республика конкурсында җиңүчеләрне атадылар. Беренче урынны Казанның 50 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Воронцова алды.