Яр Чаллы шәһәренең 22 мәктәбе базасында "Гаилә белеме" курсы тормышка ашырыла

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, эшлекле дүшәмбедә катнашучыларга Яр Чаллыда гаилә һәм балачак институтына ярдәм итү йөзеннән үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.

Ул искәрткәнчә, гаилә ролен, аның җәмгыятьтәге статусын арттыру һәм балаларда ата-аналарга карата хөрмәт һәм игътибар өчен рәхмәт хисләрен ныгыту максатларында ел саен 15нче майда шәһәрнең барлык белем бирү оешмаларында Халыкара гаилә көненә багышланган республика дәресе уздырыла.

Шәһәрнең 22 мәктәбе базасында гаилә кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, “Гаилә белеме" курсы тормышка ашырыла. Курсны гамәлгә ашыручы педагоглар Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында әзерлек уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International