Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.

Россия җыелма командасы составында Казан укучылары «Миссия невыполнима» категориясендә икенче урынны алдылар. Чемпионат 25–26 апрель көннәрендә Тайваньда узды. Ярыш шартлары буенча, катнашучыларга турыдан-туры мәйданчыкта гади материаллардан һәм электроникадан робот төзергә кирәк иде. Бу дисциплинада уңышка ирешү өчен техник белемнәр генә түгел, ә чикләнгән вакыт эчендә бердәм команда эше һәм инженерлык фикерләве дә таләп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International