Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды. Чара татар телен үстерүгә ярдәм итү, шулай ук укучыларның туган телне һәм мәдәниятне өйрәнүгә танып белү кызыксынуын арттыру максатыннан оештырылды.

Олимпиаданың төп үзенчәлеге — 3–6 сыйныф укучылары өчен татар телендә укытыла торган барлык мәктәп предметларын үз эченә алган махсус биремнәр. Ярышларда Татарстан Республикасының 15 муниципаль районы һәм шәһәреннән 307 укучы катнашты. Быел олимпиада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелде.

Чара һәр яшь категориясе буенча җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International