Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.

Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсен үтәү кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге конкурска илнең 79 төбәгеннән 892 гариза килде. Татарстан Республикасы ике төп юнәлеш буенча югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Укытучылар, китапханәчеләр һәм ата-аналарның бердәм эшчәнлегенә багышланган «Хрупкость мгновения и сила надежды» номинациясендә укучылар клубы проекты иң яхшысы дип табылды. Проектның инициаторы һәм җитәкчесе — Тукай районы Комсомол урта мәктәбе китапханәчесе Наталья Зиннурова.

«Мәктәп китапханәсе: киләчәкне проектлыйбыз» номинациясендә Бөгелмә командасы «Китап һәм нокта» («Книга и точка») библиокафе проекты белән җиңү яулады. Инициатива авторлары — Бөгелмә шәһәренең 3 нче урта мәктәбе китапханә мөдире Гөлфия Абдуллина һәм туган тел укытучысы Гөлнара Асылгәрәева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International