Казан балалар бакчасы педагогы Анастасия Воронцова «Татарстанның ел тәрбиячесе» булды

2019 елның 15 марты, җомга

Казанда «Ел тәрбиячесе-2019» республика конкурсында җиңүчеләрне атадылар. Беренче урынны Казанның 50 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Воронцова алды.

Конкурсның җиңүчесе, призерларына, лауреатларына һәм номинантларына бүләкләрне Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты рәисе Юрий Прохоров тапшырды. “ Кешелекнең нигезе, игелеклелек мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә салына. Балалардан ярдәмчел кешеләр үссен өчен  тәрбиячеләр  күңелләрен биреп эшли ", — диде ул.

Анастасия Воронцова ноябрьдә РФ субъектында узачак «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсының финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк.

Конкурста җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар, номинантлар акчалата бүләкләр белән бүләкләнәләр. Җиңүче — 100 мең сум, икенче һәм өченче урыннарны алган призерлар — 70 һәм 50 мең сум, лауреатлар (4 кеше) — 20 мең сум, номинантлар (4 кеше) - 10 мең сум бүләккә ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International