Татарстан Республикасыннан читтә татар телен саклау һәм үстерү буенча галимнәр, мәгариф оешмалары һәм иҗтимагый оешмаларның инициативаларына ярдәм итү буенча грантлар бирү конкурсы турында

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, «2014 - 2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 18 - 27 мартында Татарстан Республикасыннан читтә татар телен саклау һәм үстерү буенча галимнәр, мәгариф оешмалары һәм иҗтимагый оешмалар инициативаларын яклау буенча грантлар бирү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Конкурста катнашу законнарда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм үз эшчәнлеген конкурс игълан иткән көнгә кадәр кимендә бер ел башкаручы иҗтимагый оешмаларга рөхсәт ителә.

2019 елда биш грант күләме 100 000 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International