16нчы мартта Түбән Камада Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы базасында яшь армиячеләр арасында хәрби-спорт әзерлеге буенча ярышлар узды.
Ярышларда Түбән Кама, Минзәлә, Зәй, Мамадыш, Алабуга муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре командалары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районының 2 нче гимназия командасы җиңүче булды, икенче урынны Алабуга муниципаль районының 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды һәм өченче урынны Яр Чаллы шәһәренең «Калкан» кадет полиция мәктәбе командасы алды. Ярышларда җиңүче командалар һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.