223 техникум һәм көллият студентлары 2019 елда WorldSkills стандартлары буенча ДЙА тапшырачак

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

223 техникум һәм көллият студентлары 2019 елда WorldSkills стандартлары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырачаклар, дип хәбәр итә WorldSkills Russia Союзы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Яшь профессионаллар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елга барлык көллиятләрнең кимендә 50% ы WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтихан форматында ДЙА тапшырырга тиеш, дип билгеләп үтелә.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, 2019 елда арадаш аттестация һәм ДЙА кысаларында мондый имтиханны РФ 82 субъектыннан 53 меңнән артык студент һәм 1200 дән артык көллият һәм техникумнан 89 компетенция буенча укучы тапшырачак. Моннан тыш, демонстрацион имтихан тапшыруда шулай ук 31 югары уку йортыннан 2,5 меңгә якын студент катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International