Бүген Дәүләт Советы утырышында 2018 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Парламентарийларга әлеге мәсьәләләрне анализлаучы Министрлар Кабинеты доклады тәкъдим ителде.
«Узган ел мәгариф системасының киләчәк үсеше өчен мөһим булды, ситуацияне анализлау һәм киләчәкне планлаштыру буенча масштаблы эш башкарылды, - дип ассызыклады республиканың Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, 2018 ел нәтиҗәләрен анализлап, - “Мәгариф" илкүләм проектының төбәк өлеше эшләнде. 2024 елга без Россиянең гомуми белем бирү сыйфаты буенча әйдәп баручы ун ил арасына керүен тәэмин итәргә тиеш».
Профильле министрлык башлыгы үз докладында белем бирүнең һәр дәрәҗәсенә тукталды, проблемалар һәм перспективалар турында сөйләде.
Татарстанда балаларга мәктәпкәчә белем бирү ике меңнән артык мәгариф оешмасында гамәлгә ашырыла. Дәүләтнеке булмаган балалар бакчаларында өч меңнән артык бала тәрбияләнә һәм белем ала. 2018 елда республика бюджетыннан шәхси белем бирү оешмаларына субсидияләр бирү өчен 110 млн. сум акча җибәрелгән.
"2018 елда без республиканың мәктәпкәчә белем бирүнең матди-техник базасын ныгыттык – 800 урынга якын исәпләнгән яңа 7 балалар бакчасы төзелде. Шул ук вакытта балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итүгә ихтыяҗ кала, - дип ассызыклады Рафис Борһанов. Аерым алганда, быел республикада бер балалар бакчасы ачылды, тагын 29 балалар бакчасы төзелеше дәвам итә, шуларның 27се «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Аларны 2019 ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла. Әлеге балалар бакчаларын төзү өстәмә рәвештә 6 меңнән артык урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
"Балалар бакчаларын төзү программасы алдагы ике елда да дәвам итәчәк. 9 меңнән артык урын булдыру планлаштырыла. Әлеге чаралар мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 2022 елга кадәр барлык мохтаҗ балаларны урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде министр.