ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Азнакай мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге базасында укытучылар өчен күчмә һөнәри тестлаштыру уздырыла.
16 апрельдә Алабугада коррекцион мәктәп җитәкчеләре өчен республикакүләм семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасының 52 махсус (коррекцион) мәктәбе директорлары катнашты.  Семинар барышында укучыларга белем бирүдә инновацион методларны куллану буенча Алабуга шәһәренең 7нче номерлы VIII төрдәге махсус (коррекцион) мәктәбенең  эш тәҗрибәсе өйрәнелде.
“Мәгърифәт”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” басмаларында дөнья күргән кызыклы мәкаләләрне кертеп, уку-укыту һәм тәрбия бирү, күренекле шәхесләр турында файдалы язмаларны туплап, 2015-2016 уку елына “Гаилә һәм мәктәп” календаре нәшер ителгән.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Конкурс 2014 елның 10 ноябреннән алып 2015 елның 10 мартына кадәр уздырылган. Бәйгедә 300 укучы үзләренең 622 эшен тәкъдим иткән. Иң актив катнашучылар арасында Татарстанның Аксубай, Балтач, Актаныш, Минзәлә районнары мәктәплерендә белем алучы һәм Казан, Яр Чаллы калаларыннан, шулай ук, Башкортстан, Марий Эл Республикаларыннан булган.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ТР җыелма командасы әгъзалары  - ИФО WorldSkills Russia чемпионаты ярымфинал җиңүчеләре белән очрашты. Очрашу алдыннан Татарстан Республикасында WorldSkills Russia төбәк координация үзәге җитәкчесе, Казан педагогика көллияте директоры Әнфисә Җәләлова журналистларга сөйләгәнчә, WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты ике этапта уза. Беренче этап - 10 федераль округта ярымфиналлар. Икенче этап - суперфинал - 19-23 майда Казанда үтәчәк.
13-17 апрельдә Казан шәһәре мәктәпләре базасында "Татарстан Республикасы ел укытучысы -2015" республикакүләм конкурсы финал этабы чаралары дәвам итә. Педагогик осталык конкурсының йомгаклау сынауларында 45 укытучы катнаша. Сынаулар көн саен 8.30 сәг-тән 17 сәг-кә кадәр Казан шәһәренең 178нче  Белем бирү үзәге, 83нче лицее, 8нче гимназиясе, 175нче урта мәктәбендә уза.
“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы 15 апрельдә старт ала. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда билгеләчәк.
5-10 апрель көннәрендә Архангельскида М.В.Ломоносов исемендәге Төньяк (Арктик) федераль университеты базасында укучыларның информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау өлеше уздырылды. Анда илнең иң яхшы яшь программистлары ачыкланды. Быел олимпиадада Россиянең 44 төбәгеннән 247 бала катнашты.
Бүген Казанда “Ел укытучысы-2015” республика конкурсының финал өлеше конкурслары тәмам булды. Дәресләр, мастер-класслар үткәрелеп, күп санлы педагогик совет утырышлары булганнан, мәгариф проектларын яклаганнан соң, хәзерге вакытта укытучылар урнашкан кунакханәләрендә ял итә.
Иртәгә исә сәгать 1 нче яртыда 178 нче Мәгариф үзәге базасында (Казанның 121 нче лицее) республика конкурсын ябу, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы була. Шуңа кадәр, 10 нчы яртыда, ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиңүчеләрне министрлыкта кабул итә.

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
15 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “WorldSkills Russia 2015” Идел буе федераль округы чемпионаты ярымфиналында җиңү яулаган Татарстан җыелма командасы белән очраша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International