"Ел укытучысы-2015" республикакүләм конкурсы финалы

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
13-17 апрельдә Казан шәһәре мәктәпләре базасында "Татарстан Республикасы ел укытучысы -2015" республикакүләм конкурсы финал этабы чаралары дәвам итә. Педагогик осталык конкурсының йомгаклау сынауларында 45 укытучы катнаша. Сынаулар көн саен 8.30 сәг-тән 17 сәг-кә кадәр Казан шәһәренең 178нче  Белем бирү үзәге, 83нче лицее, 8нче гимназиясе, 175нче урта мәктәбендә уза. Финалистлар ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтәчәк, белем бирү проектлары тәкъдим итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International