10 миллионнан артык кеше «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» сервисын куллана

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» кушымтасы ата-аналарга һәм укучыларга уку процессын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышны планлаштырырга ярдәм итә. Сервис «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында эшли башлады. Бүген ил буенча аннан 10 миллионнан артык кеше файдалана.

«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» ярдәмендә теләсә кайсы вакытта көндәлек расписаниене, өй эшләрен һәм билгеләрне карарга һәм кайсы фәннәргә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген аңларга мөмкин.Айлык аудитория якынча 5 миллион кулланучы тәшкил итә, көн саен кушымтадан 1,5 миллион кеше файдалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International