Татарстан 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы бишлеккә керде

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә. Мәскәү шәһәре, Башкортстан, Мордовия, Татарстан, Төньяк Осетия — Алания Республикалары, Мәскәү, Свердловск, Псков, Ульяновск, Вологда, Калининград өлкәләре, Ставрополь крае, Ямал-Ненец автономияле округы һәм «Сириус» федераль территориясе олимпиада финалын уздыру мәйданчыклары булды. Һәр фән буенча олимпиаданы ачу һәм ябу тантаналарының туры трансляцияләренә, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараларга теләгән һәркем онлайн режимда кушыла алды.

2026 елда Татарстан Республикасы җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру урыны булды.

Җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча 2026 елда Татарстан лаеклы рәвештә иң яхшы бишлеккә керде.

2026 елда Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстаннан барлыгы 563 укучы катнашты, аларның 47се — җиңүче, 222се призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International