Әлмәттә 88 миллион сумга 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясыйлар

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

2 700 квадрат метр мәйданда электромонтаж эшләре, инженер-техник челтәрләрен яңарту, бина эчен бизәү эшләре планлаштырылган. Шулай ук мәктәп өчен яңа җиһазлар кайтартылачак. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 25% дип бәяләнә. Белем бирү учреждениесен ремонтлау «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Бөтен яхшысы — балаларга» федераль программасына кертелгән, финанслау күләме 88 миллион сумнан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International