ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2015 ел
сишәмбе
17 мартта "Химград" Технополисында  "Инновацион полигон "Татарстан-киләчәк мәйданы 2014"  III Республикакүләм конкурсының  икенче сайлап алу туры үтте. Әлеге тур нәтиҗәләре буенча 30 команда арасыннан  " Иң яхшы инновацион проект", " Иң яхшы инновацион чишелеш", "Иң яхшы инновацион идея"  номинацияләре буенча 3 призлы урын җиңүчеләр сайлап алачаклар.
Иртәгәдән Татарстан укучылары арасында “IT-чемпион” III республика конкурсы старт ала. Соңгы 2 ел эчендә конкурста 363 мең бала, “Иң актив мәктәп” номинациясендә республика мәктәпләренең 94 проценты катнашкан. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов китерде. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов та катнашты.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, 16 мартта Казан педагогика көллиятендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында WorldSkills Russia 2015 эшче һөнәрләр чемпионатының Татарстан Республикасындагы региональ этабының рәсми ачылу тантанасы узды.
Яр Чаллы шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда "Өстәмә белем бирү педагогы-2015" шәһәркүләм һөнәри осталык бәйгесенең финалы узды. Бәйгедә 11 белем бирү оешмасыннан өстәмә белем бирүче педагоглар, тренер-укытучылар,  балалар сәнгате мәктәпләре укытучылары катнашты. 
Татарстанда WorldSkills Russia  чемпионатына сайлап алу этаплары башланды. Иртәгә Татарстан Республикасы, Санкт-Петербург һәм Ульяновск шәһәрләреннән катнашучылар Түбән Кама шәһәренең авыл хуҗалыгы көллиятендә җыелачак.
2015 елның 4 мартында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Нәрсә?Кайда?Кайчан" республика турнирының читтән торып катнаша торган этабы узды. Турнирда Татарстан Республикасы көллиятләре һәм техникумнары студентлары катнашты. Читтән торып катнашу этабы олимпиада формасында үтте. Катнашучылар иҗади сорауларга җавап бирергә тиеш иде.
Бүген, 16 март көнне Түбән Камада "Татарстан Республикасы тәрбиячесе-2015" республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Бәйгедә Яр Чаллы шәһәре һәм  Әгерҗе, Тукай, Минзәлә, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама районнары вәкилләре катнашты.
25 мартка кадәр “Сәләт”нең Прага мәктәбе” республика проектында катнашуга гаризалар кабул ителә. Проект 1 апрельдән 20 майгача берничә этапта уздырыла. Аның бер этабында Чехия Республикасында укулар уздыру күздә тотыла. “Сәләт”нең Прага мәктәбе – проект идеяләре авторлары, стартап җитәкчеләре (20 яшьтән 35 яшькәчә егетләр һәм кызлар) өчен белем бирү проекты. Мәктәп программасына проектлар, проект командалары белән идарә итү, үзгәрүчән шартларда эш йөртү, иҗтимагый яктан җаваплы бизнес булдыру темалары керә. Программада проектлар белән идарә итү өлкәчендәге чит ил белгечләре белән очрашулар уздыру каралган.

15
март, 2015 ел
якшәмбе
6 апрель көнне сәгать 10 да Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәктәп театр төркемнәре арасында уздырылган “Сәйяр” шәһәр фестиваленең финалы була. Ул Әдәбият елы кысаларында уздырыла.

14
март, 2015 ел
шимбә
2015 елның 13-14 мартында Минзәлә коррекцион мәктәп-интернаты базасында “Полянка” сәламәтләндерү лагерында чаңгыда узышу буенча IV Республикакүләм ярышлар узды. Ярышларда балалар йортлары, мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International