ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга
2015 нче елның 12-14 март көннәрендә Әлмәт шәһәренең 10 нчы номерлы мәктәбендә “Ел укытучы-2015” республикакүләм бәйгесе уза. Зона этабында республиканың Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнарыннан укытучылар катнаша.
2015 елның 23 мартыннан республика мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана. Каникул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2014-2015 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде.
Казанда апрельдә мәктәп укучыларының математика һәм физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадалары уздырыла. 11-17 апрельдә Татарстан башкаласына Россиянең барлык төбәкләреннән физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк туры җиңүчеләре җыелачак, 23-29 апрельдә исә математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау өлеше булачак.
2015 елның 10-11 мартында Байлар Сабасы гимназиясендә “Ел укытучысы-2015” республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Чарада Саба, Мамадыш, Питрәч, Алабуга районнары вәкилләре катнашты. Иң яхшы укытучы исеменә муниципаль этапларда җиңүчеләр һәм призерлар - 24 мөгалллим дәгъва кылды. Укытучылар ачык дәресләр күрсәтте. Һәр дәрес үзенчәлекле методик алым белән баетылган иде.
2015 елның 21-29 мартында республикада техникум һәм көллият студентлары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Без –бәхетле буын” дип аталган үзешчән сәнгать фестивале уза.
18 марттан 14 сентябрьгә кадәр Татарстанда “Глаголица” II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс уздырыла. Конкурста 10-17 яшьлек балалар катнаша ала. 18 март көнне сәгать 13.00 дә “Татар-информ” МА әлеге конкурска багышланган матбугат конференциясе була. Конкурс ТР Мәдәният, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән “Бәхетле тарихлар” балаларга ярдәм хәйрия фонды оештыра.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
12 нче март көнне Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган студентлар хоры фестиваленең зональ туры узды. Фестиваль “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән яшь буында патриотик хисләр уяту һәм халкыбызның данлыклы тарихына ихтирам тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Зональ турда Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте һәм Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте хорлары катнашты.
2015 елның 11-12 мартында Казан сәүдә-икътисад техникумында “Ресторан хезмәте” компетенциясе буенча WorldSkills Russia 2015 һөнәри осталык буенча милли чемпионатның региональ этабы уза. Чемпионатта Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары һәм җәмәгатьчелек туклану оешмаларыннан 10 катнашучы үзара көч сынаша. Конкурс экспертлары – республика ресторан хезмәтенең әйдәп баручы белгечләре. Конкурс программасы хезмәт күрсәтү буенча дөньякүләм стандартларга таянып төзелгән.

10
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында хезмәттәшлек юнәлешләре арасында мәгариф өлкәсе иң мөһиме була ала. Бу хакта Тәһранда Иран Ислам Республикасының Фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Сурена Саттари белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та бар.
2015 елның 10 февралендә узган, Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган, Иминлек Советы утырышы нәтиҗәләре буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Иктисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге белән берлектә тәкъдимнәр әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International