Россиянең математика һәм физик тәрбия буенча иң белемле укучыларын Казанда билгелиячәкләр

2015 елның 13 марты, җомга
Казанда апрельдә мәктәп укучыларының математика һәм физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадалары уздырыла. 11-17 апрельдә Татарстан башкаласына Россиянең барлык төбәкләреннән физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк туры җиңүчеләре җыелачак, 23-29 апрельдә исә математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау өлеше булачак.
Искәртеп үтәбез: былтыр Казанда Россия укучылары арасында экология буенча иң белемлеләре билгеле булган иде. Экология буенча Бөтенроссия олимпиадасында Татарстаннан катнашкан 15 укучының 14е җиңүче һәм призер дип табылды. Шулай ук узган ел башкалада уздырылган мәктәп укучыларының химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында илнең 44 төбәгеннән 232 катнашучы көч сынашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International