Иннополис университеты һәм Б. Н. Ельцин исемендәге Кыргызстан-Россия Славян университеты мәгълүмати технологияләр һәм төгәл фәннәр буенча белем бирү программаларын һәм проектларны алга этәрүне планлаштыра.
Хезмәттәшлек турындагы килешүгә югары уку йортлары ректорлары «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XVII Халыкара икътисади форумында кул куйды.
Яклар Кыргызстан-Россия Славян университеты студентлары һәм укытучыларының Иннополис университетының «Ясалма интеллектның математик нигезләре» бакалавриат программасында катнашуы турында килештеләр. Бу үз эченә уку-методик материаллар һәм белем бирү ресурслары белән алмашуны да ала. Шулай ук югары уку йортлары планнарында — уртак академик мобильлек программалары, инновацион проектлар эшләү, профессорлар өчен өстәмә белем бирү программаларын булдыру һәм башка юнәлешләр бар.