Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы узачак

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

18-22 май көннәрендә Татарстан Республикасында мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы була. Барлык чаралар Казан шәһәрендә, «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Татарстан Республикасындагы төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә оештырылачак.

Биш көн дәвамында республика халкы мәгариф системасын үстерү турында сораулар бирә, консультацияләр ала һәм үз башлангычларын тәкъдим итә алачак. Атналык форматында тематик вебинарлар, туры эфирлар һәм Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, шулай ук профильле министрлыклар, мәгариф оешмалары һәм җәмәгать берләшмәләре вәкилләре катнашында гражданнарны шәхсән кабул итү чаралары каралган.

Атналык ахырында, 22 майда, «Сервис өлкәсен үстерү: идеалны истә тотып – камиллеккә омтылабыз» дигән туры эфир узачак. Аны «Халыкара сервис көллияте» дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесе директоры Фәридә Ковалева алып барачак.

Гражданнарны исә Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов кабул итәчәк.

Кабул итүгә язылу яки сораулар бирү өчен түбәндәге элемтә каналлары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:Телефон: 8 (843) 238-10-00Электрон почта: op@tatarstan.er.ru «Макс» мессенджеры: 8 (987) 205-00-63

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International